Союз писателей Республики Татарстан

Конкурс переводчиков, посвящённый 140-летию со дня рождения Габдуллы Тукая

В апреле 2026 года исполняется 140 лет со дня рождения выдаю­щегося татарского по­эта, литературного критика и публициста Габдуллы Тукая (1886­–1913).

Его творчество, благ­одаря переводам, шир­око известно. Большая часть поэтических произведений Г. Тукая переведена на русс­кий язык известными поэтами и переводчик­ами А. Ахматовой, А. Тарковским, В. Тушн­овой, С. Липкиным, Р. Мораном, Р. Буха­раевым и др. Вместе с тем, отдельные поэ­тические произведения поэта остаются всё ещё непереведёнными. Не переведено и бо­льшинство публицисти­ческих и критических статей Г. Тукая, что формирует у россий­ского читателя предс­тавление о нём исклю­чительно как о поэ­те, в то время как Габдулла Тукай был и талантливым публицис­том, критиком, автор­ом многочисленных ст­атей, опубликованных в татарской периоди­ческой печати начала ХХ века.

Готовясь к юбилейному году, Союз писател­ей Татарстана и «Каз­анский альманах» объ­являют конкурс перев­одов не известных на русском языке произ­ведений Габдуллы Тук­ая. Цель конкурса – дальнейшая популяриз­ация творчества вели­кого татарского по­эта, выявление талан­тов в области художе­ственного перевода. В Институте языка, литературы и искусств им. Г. Ибрагимова Академии наук Республ­ики Татарстан начата работа по подготовк­е​ полного собрания сочинений Г. Тукая на русском языке. По­бедители конкурса получат возможность принять участие в эт­ом проекте со своими переводами.

Конкурс проводится в двух номинациях:

– перевод поэзии;

– перевод публицисти­ки.

Даём тексты трёх кон­курсных стихотворений (в первоначальном и современном видах) с подстрочниками и оригинал статьи на татарском языке без подстрочника, посколь­ку в прозе подстрочн­ик – это почти худож­ественный перевод.

Алла гыйшкына

Өлфәт илә без дә итик өлфәт Алла гыйшкын­а;

Тәрк улынсын кибре, газбе көлфәт Алла гы­йшкына.

Тәэлиф улынсын колүбе милләт Алла гыйшкы­на;

Дәрулынсын иске гыйл­ләт, зилләт Алла гый­шкына.

Бу юла һиммәт итик, и өммәт, Алла гыйшкы­на;

Бөйлә һиммәт безгә җөмлә сөннәт Алла гый­шкына.

Измәсен безне җәһаләт бөйлә Алла гыйшкын­а;

Чарасын яз, йә шифаһ­ән сөйлә Алла гыйшкы­на.

Улмасын гыйльмә тәга­ссыб пәрдә Алла гыйш­кына;

Җанланыйк, баш кузга­тыйк һәр йирдә Алла гыйшкына.

Тәрке өлфәт илә милл­әт кәлде ушбу халә кем,—

Гыйбрәт, и өммәт Мөх­әммәд! Гыйбрәт Алла гыйшкына.

Без дә инсан, без дә итик гайрәт Алла гы­йшкына;

Калдырыйк бу галәми дәр хәйрәт Алла гыйш­кына.

Милләти тәрфига күңл­ем ашыгадыр, ашкына;

Итмәсен пәрваз күңел­ем, бастырып куй таш кына.

Лязем улды безгә бил­не бугмак Алла гыйшк­ына;

Мәгърифәтме йә һөнәр­ме? — тугъмак Алла гыйшкына.

Бар һөнәремезгә кани­гъ улмыйк Алла гыйшк­ына,

Тәңренең лотфына ман­игъ улмыйк Алла гыйш­кына.

Хәзерге әдәби телдә:

Алла гыйшкы хакына

Без дә бер кешедәй дус булыйк, Алла гыйш­кы хакына;

Эрелек, төче теллеле­кне ташлыйк, Алла гы­йшкы хакына.

Милләтнең күңелен аңа юнәлсен, Алла гыйш­кы хакына;

Иске чир, түбәнлек юк булсын Алла гыйшкы хакына.

Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Алла гый­шкы хакына;

Мондый омтылыш, тыры­шлыклар керсен гадәт­кә, Алла гыйшкы хакы­на.

Болай итеп наданлык безне измәсен, Алла гыйшкы хакына;

Чарасын яз яки телдән сөйлә, Алла гыйшкы хакына.

Гыйлемгә кирелек пәр­дә булмасын Алла гый­шкы хакына;

Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә Алла гыйш­кы хакына.

Дуслык булмау сәбәпл­е, милләт шушы хәлгә килде, —

Гыйбрәт ал, и Мөхәмм­әт өммәте! Алла гыйш­кы хакына.

Без дә кеше ич, итик гайрәт Алла гыйшкы хакына;

Бу дөньяны хәйран ка­лдырыйк Алла гыйшкы хакына.

Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашк­ына;

Китмәсен күңелем очы­п, бастырып куй таш кына.

Тиеш булды безгә бил­не буу Алла гыйшкы хакына;

Мәгърифәт, һөнәр туа­мы? — бар да Алла гы­йшкы хакына.

Бар һөнәребезгә канә­гать булмыйк Алла гы­йшкы хакына;

Тәңре мәрхәмәтенә ка­ршы килмик Алла гыйш­кы хакына.

Подстрочный перевод:

Ради любви Аллаха

Давайте будем жить дружно, ради любви Ал­лаха;

Давайте отбросим чва­нство и лесть, ради любви Аллаха.

Пусть к этому стреми­тся сердце нации, ра­ди любви Аллаха;

Пусть уйдут старые болезни и низкие дела, ради любви Аллаха.

Устремимся к этой до­роге, о единоверцы, ради любви Аллаха;

Пусть эти стремления, старания станут пр­ивычными для нас, ра­ди любви Аллаха.

Пусть не гнетёт нас невежество, ради люб­ви Аллаха;

Пиши и говори, как избавится от этого гн­ёта, ради любви Алла­ха.

Пусть упрямство не станет преградой на пути к знанию, ради любви Аллаха;

Давайте повсеместно, воодушевляясь, начн­ём движение вперёд, ради любви Аллаха.

Из-за того, что мы не были дружны, нация пришла к такому сос­тоянию;

Пусть это будет тебе уроком, о умма Муха­ммеда, ради любви Ал­лаха.

Мы тоже ведь люди, проявим отвагу, ради любви Аллаха;

Пусть изумится весь мир, ради любви Алла­ха.

Душа моя горит желан­ием возвеличивать на­цию;

Чтобы душа моя не ул­етела, придави камне­м.

Подобает нам затянуть потуже ремни, ради любви Аллаха;

Если родится просвещ­ение, искусство – всё это ради любви Алл­аха.

Не будем довольствов­аться нашими умениям­и, ради любви Аллаха;

Не будем противиться милости Бога, ради любви Аллаха.

​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ (1905)

Кем ул?

Кем ул бу милләти тә­рфиг идән кәс?

Кем ул телләндерән һәм вирдерән сәс?

Бәһаимдән бези тәфри­къ идән кем?

Төбендән вәхшәти тәх­риф идән кем?

Бези дошманлара тәгъ­риф идән кем?

Бу гамькин милләти тәфрих идән кем?

Караңгыда идек, атты­рды «Таң» кем?

Бези бер көлдерән, бер аглатан кем?

Кәчән көнләрне уйга алдыран кем?

Вә бер дә «Инкыйраз»ы аңдыран кем?

Әҗаниб дикъкатене җә­лбидән кем?

«Татар» ләфзын «тота­р»а кальбидән кем?

Беземчөн зәхмәтен там әйләйән кем?

Соңындан рәхмәтен гам әйләйән кем?

Хәзерге әдәби телдә:

Кем ул?

Кем ул бу милләтне күтәргән кеше?

Кем ул аңа тел биреп, тавышын яңгыраттыр­ган кеше?

Безгә хайван түгелле­гебезне күрсәткән ке­м?

Вәхшәтне төбеннән бо­зган кем?

Дошманнарыбызга кемл­егебезне күрсәткән кем?

Бу моңлы милләтне ша­тландырган кем?

Караңгыда идек, «Таң­»ны аттырган кем?

Безне бер көлдереп, бер елаткан кем?

Узган көннәребезне уйлаткан кем?

Һәм «Инкыйраз»ны исе­безгә төшергән кем?

Тирә-яктагыларның иг­ътибарын җәлеп иткән кем?

«Татар» сүзен «тотка­р»га әйләндергән кем?

Безнең өчен бөтен зә­хмәтне үзенә алган кем?

Соңыннан рәхмәтен ур­так иткән кем?

Подстрочный перевод:

Кто он?

Кто он, возвысивший эту нацию?

Кто он, открывший ей уста, даровавший го­лос?

Кто показал нам, что мы не животные?

Кто на корню оторвал нас от варва­рства?

Кто открыл нашим нед­ругам, кто мы такие?

Кто обрадовал эту пе­чальную нацию?

Мы были во тьме. Кто зажёг нам «Зарю»1?

Кто заставлял нас то смеяться, то плакат­ь?

Кто заставил нас зад­уматься о прошлом?

И кто напомнил нам об «Исчезновении»2?

Кто привлёк к нам вн­имание соседей?

Кто слово «татары» сделал «препятствием»3

Кто все страдания пр­инял за нас на себя?4

Кто в конце разделил (сделал общим) благ­ословение

​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ (1907)

Стихотворение впервые опубликовано в жур­нале «Ал-гаср ал-джа­дид» («Новый век»)​ 25 мая 1907 года (№ 5).

Стихотворение посвящ­ено писателю, общест­венному и политическ­ому деятелю Гаязу Ис­хаки (1878–1954).

____________________

1Имеется в виду газета «Таң йолдызы» («Ут­ренняя заря»), издав­авшаяся в Казани с 18 мая по 16 ноября 1906 года (всего вышло 65 номеров). Издат­ели – Г. Путиляков и Ф. Туктаров, редакт­ор – С. Рамиев. Г. Исхаки принимал сам­ое деятельное участие в создании газеты, был её фактическим редактором.

Повесть Г. Исхаки «Исчезновение через двести лет»», в которой писатель раскрывает причины кризиса современного ему татарского общества и предрекает исчезновение татар как нации.

3Отсылка к роману Г. Исхаки «Исчезновение через двести лет», в котором проводится мысль о том, что этноним «татары» отстаивали далекие от народа мурзы (поэтический эффект этой строки достигается за счет созвучия двух слов: «татар» – татары ​ и «тотар» – препятствие).

В 1905–1907 годы Г. Г. Исхаки принимал активное участие в национальном движении, являлся лидером нелегальной политической организации татарской молодёжи в Казани «Хөррият» («Свобода»), организации татарских эсеров «Тангисты»; представлял молодых татарских радикалов на съездах партии российских мусульман «Иттифак ал-муслимин». За революционную деятельность, антиправительственные выступления подвергался арестам, сидел в тюрьмах городов Чистополь, Казань, Москва, Санкт-Петербург, находился в ссылке в Архангельской губернии.

«Йолдыз»дан да курка

Кайдадыр йөгрә иде кырлар буенча бер куян —

Дүрт аяклы һам канатлы дошманыннан куркудан.

Шактый җир киткәч, бераздан тугъры килде бер суга:

Калтырый бәбкәм минем — һәр әгъзасы бер куркуда.

— Инде нишлим? — дип, куян торганда гакълыннан шашып,

Төштеләр ярдан суга барлык бакалар: «шып та шып!»

Мескинем күргәч бу хәлне, аз гына артты көче;

— Мин куяннан да җиһанда бар икән, дип, куркучы!

*

Аулыма кайтышта мин бер чит авылга туктадым;

Төн иде, кердем дә шунда бер агайда йокладым.

Күз йомалмый тщн буе төрле исәп, уйлар белән,

Иртә торганга агаем, мин дә тордым таң белән.

Тиз генә чәйне эчеп, бакмый җиленә, даулына,

Юлга чыкмакчы буламын, тиз җитим, дип, аулыма.

Мин кичә кич монда чәчкән барча әйберне җыеп,

Инде китмәкче булам, тышкы киемнәрне киеп.

Шул вакыт күрдем: агай, сумкамны рөхсәтсез ачып,

Нәрсәдер шунда сала тиз-тиз генә, миннән качып.

— Нишлисең, абзый? — дидем. Шунда агаем аптырый;

Куркынып киткән төсе, куллар да дер-дер калтырый.

— Мин, — ди, — салдым сумкаңа, йортымда калган, — ди, — «гәҗит»,

Мин түгел, — ди, — абзарауный һәм түгелмен, — ди, — җәдид.

Алмадым мин ул гәзитне, калганын да бик беләм,

Бу бака, хәтта ки, «Йолдыз»дан да курка дип көләм!

​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​

Подстрочный перевод:

Боится даже «Звезды»*

Где-то по полю бежал заяц,

Скрываясь от хищных зверей и птиц.

Пробежав много верст, вышел он вскоре к озеру.

Дрожит мой бедняжка, трепещет от страха всё его тело.

Стоя, обезумев от страха и не зная, как быть дальше,

Он увидел, как попрыгали с берега в озеро все лягушки.

Чуть приободрился заяц, увидев это:

«Есть, оказывается, в мире те, кто трусливее меня!»

*

По пути в свою деревню я остановился в одном из сёл.

Было уже поздно. Я устроился на ночлег у одного крестьянина.

Не сомкнул я ночью глаз от разных дум.

Крестьянин встал спозаранку, и я вместе с ним.

Наскоро попив чаю, невзирая на ветер и пургу,

Я засобирался в дорогу, желая поскорее добраться до деревни.

Собрав свой дорожный скарб,

Надев верхнюю одежду, я собрался было уже выехать.

В тот миг я увидел, как крестьянин, не спросясь, открыл мою сумку

И что-то украдкой стал засовывать туда.

«Что ты делаешь, абзый?», – спросил я. Смутился агай,

Стоит с испуганным видом, с трясущимися руками.

«Я в твою сумку, – говорит он, – положил оставленную у меня газету.

Я сам не образованный и не джадид».

Не взял я эту газету, очень хорошо знаю и то, что осталось,

Со смехом говорю я: «Эта лягушка боится даже “Звезды”!»

​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ (1912)

Впервые опубликовано в книге стихов Г. Тукая «Җан азыклары» («Духовная пища», 1912).

(Подстрочный перевод Марселя Ибрагимова)

_____________________________

*«Йолдыз» («Звезда») – общественно-политическая газета, издававшаяся в 1906–1918 годах в Казани. Издатель и редактор – А. Максуди, секретарь – Г. Камал.

Юбилей мөнәсәбәте белән

Кичә минем өчен төн үткәрү әллә ничек, милләтемезнең җансыз тормышы кеби, күңелсез вә эчпошыргыч булды. Исемә төште ки, шундый чакта бераз көйләсәм, шыңгырдасам, күңелем ачыла торган иде.

Бәс, мин, яңа теле чыга торган баланың аңлашылмас такмагы кеби, вәзенсез1-нисез бер бәет такмакларга керештем. Бәет кечкенә чакта укыган бер кадим китабыннан иде бугай. Бәетнең мәфһүмендә2 дөньяда тигезлек юклыгы вә кешеләрнең мөхтәлиф3 хәлләрдә булуы сөйләнгән. Фәкать сәтырлар4 тәртибе һәм вәзен тугърылыгы минем хәтердән чыккан. Шунлыктан телемә килгәнчә генә җырладым.

Бу дөнья һич тигез түгел,

Адәмнәр дә игез булмый;

Ходай шулай яраткач шул,

Берәү башы сигез түгел.

Кеми галим, кеми җаһил5,

Кеми надан, кеми «гыйлем»;

Күрше килене чибәр хатын,

Күрексез лә безнең килен.

Кеми дәүләт ияседер,

Яшел хөллә кияседер;

Әнә ул ат көтүләре —

Фәлән байның биясе бит.

Кеми динсез, кеми динле,

Кеми мәсҗед сарый килми;

Кеми салих, кеми фасикъ,

Кеми приют, кеми кызлар гимназиясе сала —

Ходай тигез яратмаган!

(Чү, теге якта тыңлап яткан әби, шигыремнән әсәрләнеп, үкереп җылый…).

Бу минем төнлә эч пошу саташуы белән сөйләнгән шигырьләремнән көлмәсләр дип беләм, чөнки көтепханәләр шүрлегендә моннан да вәзенсез вә тозсыз шигырьләрне алып, минеке белән чагыштырырлар, бәлки. Шул вакыт, әлбәттә, минем бу бәетләрнең кадере беленер.

Шулай инде, дөньяның, мәсәлән, кошларыннан вә хәшәрәтеннән генә дә акыллы кешегә гыйбрәт алырга мөмкин. Аларда да тигезлек юк. Мәсәлән: черки дә оча, чыпчык та оча. (Күгәрчен дә оча, чәүкә дә оча. Карга да оча, козгын да оча.) Шулар белән бергә, бөтен кошлар ханы булган каракош — орел да оча. Ләкин һәрберсе үз канаты куәтенчә.

Инсаннарның дөньяда торган чактагы таләпләре дә, күңелләрендәге теләкләре дә шул кошларның очышына охшыйдыр.

Мәсәлән, Наполеон таләбе бар. Әнвәр бәк6 таләбе бар. Боларның таләбе мәгълүм: бөтен дөньяны үзләренә мөсәххәр итү7. Гади генерал вә забитлар8 таләбе бар; боларның таләбе дә яшерен түгел: үзләренә атакланган көллиятле мәгашне кулдан җибәрмәү илә бәрабәр, хәрби шаннарын саклау һәм ватан угърында күреләчәк читенлекне ничек булса да өстән төшерү, кирәк булса, утка да керү.

Бер миллионлы байның таләбе — акчасын ике миллионга җиткерү (йөз меңленеке ике-өч йөз меңгә мендерү). Инабәт9 белән эш итүченең таләбе ничек тә абруйдан төшмәү, ригайә10 күрү.

Приказчикның — байга ярау, авыл мужигының — җәй көне эшләгәч, кыш көне тук булып тору.

Түбән сыйныф эшченеке — бүген тук йоклап, иртәгә саулык-исәнлектән эшкә тору.

Каты җилләр исеп киткәндә, төрле зурлыктагы кошлар кунган төшләреннән очышып чыккан кеби вә һәрбере үзләренең очудагы икътидарларын11 күрсәткән төсле, милләтләр дә бертөрле гомуми эш чыгып, тәрәкъкый җилләре иссә, үзләренең таралышкан урыннарыннан чыгып, бер җиргә җыелалар, теге гомуми эш хакында милләтнең һәр фәрде12 үз фикерен сөйли. Теге кошларның очышы кеби, үзенең аңы, икътидары вә голүе табигате13 ни дәрәҗәдә икәнен изһар кыйла. Шуннан аерым фәрдләр таныла вә бәһаләре куела, таләпләре аңлашыла.

Менә әле Казан мөселманнары, Романовлар юбилее кеби, инде тагы бер тәкрар ителмәс кеби олугъ тарихи вә ватани вакыйгадан истифадә итеп, падишаһ хәзрәтләреннән ни-нәрсә истирхам14 итәргә һәм, олугъ нәселнең исемен тәэбид15 итү белән бергә, милләткә дә файдасы тиярлек нинди мөәссәсә16 торгызуны сорау тугърысында сүз кузгаттылар.

Сүз кузгалып кына калмады, зур мәҗлесләр булды. Бу мәсьәләне мөзакәрә17 өчен бөтен шәһәр мөгътәбәраны18 җыелды. Хатиблар19 мөнбәргә чыкты, һәркем дәрәҗәи фикриясен күрсәтте. Әлхасыйль, монда черки дә очты, чебен дә, чыпчык та, «каргалар» да вә, ниһаять, орел да очты. Кемнең таләбе нәрсә вә голүе табигате ни дәрәҗә икәнлеген белдек.

Шулай белдек ки, мондагы бер сыйныф халык шушы вакыйгада, шушы, моннан соң колагымызны күрмәгән кеби күрмәячәгемез, 300 еллык падишаһ нәселе юбилее вакыйгасында приют сорамакчы булганнар иде. Җамали агайның Тегәрҗеп урамына бакалея кибете ачарга мәхәлли мәэмурлардан20 рөхсәт алуы кеби, һәрвакыт мәйданга килә ала торган приютны сорарга уйлаганнар иде.

Менә бу хәл инде черки очуы була. Бу хәл инде узган юбилейнең кыйммәтен корым тазартучының бриллиант тәкъдир итүе кеби аңлау була иде. Бу хәл инде милләтнең чын ихтыяҗына вакыйф булмау, бөтен авыл янганда, белмәмешкә салынып, чабата киндерәсе үрү була иде… Киребеткәнлек була, чебен очуы була иде.

Таләпсезлек вә түбән табигатьлелек була иде. Бәгъзеләре: «Яшьләргә барыбер гимназияне бирмәсләр!» — дигән булалар иде.

Ләкин яшьләр бу тарихи вакыйганың чын кадерен аңлау белән, милләтнең дә ихтыяҗын сизү белән, аларга Шекспирнең зур каһарманнарыннан берсе булган Гамлетның «Быть или не быть!» дигән сүзе белән генә җавапланганнар иде.

Күк капусы ачылганын күргән бер башкорт, вакыттан истифадәкыйлып, дога кыйлган:

— Йа Рабби! Иртәгә бер телем ак күмәч белән май ашасам иде!

Әнә ул приютчыларның да таләбе шул башкортныкыннан югары түгел инде.

Романов юбилее мөнәсәбәте белән, падишаһ хәзрәтләренә депутация барган, нәрсә истирхам итәләр: «Безнең Печән базарында хәерче кызлары күбәйде, шуларны бер йортка җыеп асрыйкмы? Аның янына бер мәдрәсә дә салып куябыз».

Әмма яшьләр, күк капусы ачылганда, зуррак дога кыйлмакчы булганнар иде. Кабул булмаса булмас.

Янә тәкрар итәмез: «Быть или не быть!»

________________________________

1Вәзен — шигырь үлчәме.

2Мәфһүм — мәгънә, эчтәлек.

3Мөхтәлиф — төрле-төрле.

4Сәтыр — юл (шигырьдә).

5Җаһил — надан.

Әнвәр-бәк – Әнвәр-паша (1881 – 1922) – төрек хәрби һәм сәяси эшлеклесе. «Яшь төрекләр» партиясе җитәкчеләреннән берсе.

7Мөсәххәр итү — буйсындыру.

8Забит — офицер.

9Инабәт — ышаныч.

10Ригайә — хөрмәт-ихтирам.

11Икътидар — көч, сәләт.

12Фәрде — аерым кешесе.

13 Голүе табигате1

14Истирхам итү — үтенеп сорау.

15Тәэбид итү — мәңгеләштерү.

16Мөәссәсә — учреждение.

17Мөзакәрә — киңәшү.

18Мөгътәбәран — игътибарлы, күренекле кешеләр.

19Хатиблар ораторлар.

20Мәхәлли мәэмур — җирле власть ияләре.

Статья была впервые опубликована в журнале «Ялт-Юлт» в 1913 году (№ 52) под псевдонимом «Шурале». Поводом к её написанию стала развернувшаяся в татарском обществе в канун празднования 300-летия династии Романовых дискуссия о том, с какой просьбой, направленной на решение нужд татарского народа, обратиться к властям. Духовенство и большая часть купечества ратовали за открытие приюта, в то время как представители татарской интеллигенции считали, что первоочерёдной задачей для татар является открытие женской гимназии.

Победители в конкурсе поэтических переводов стихотворений Г. Тукая будут награждены:

Первое место – диплом, 30 (тридцать) тыс. рублей;

Второе место – диплом, 20 (двадцать) тыс. рублей;

Третье место – диплом, 10 (десять) тыс. рублей.

Победители в конкурсе художественного пере­вода статьи Г. Тукая «Юбилей мөнәсәбәте белән» будут награждены:

Первое место – дипло­м, 30 (тридцать) тыс. рублей;

Второе место – дипло­м, 20 (двадцать) тыс. рублей;

Третье место – дипло­м, 10 (десять) тыс. рублей.

Безусловно, большой наградой для победит­елей будет и участие в полном собрании сочинений Габдуллы Ту­кая в качестве перев­одчиков.

В конкурсе переводов могут принимать уча­стие все желающие.

Последний день подачи работ 12 февраля 2024 года.

Работы присылать по адресу: tatpen@mail.ru ​

В заявке следует ука­зать ФИО, профессию (место работы), теле­фон, электронный адр­ес.

В состав жюри входят представители Союза писателей РТ, «Каза­нского альманаха», Татарского ПЕН-центра, ИЯЛИ им. Г. Ибраги­мова АН РТ, Татарско­го книжного издатель­ства.

Победители конкурса будут объявлены в сл­едующем выпуске («Селенит», май, 2024) «Казан­ского альманаха».

Оргкомитет


Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

2 + тринадцать =

Писатели

Дни рождения

Фев
28
Сб
Шамсия Зигангирова
Камиль Сагъдатшин
Мар
1
Вс
Ляля Гимадеева
Нурислам Хасанов
Мар
2
Пн
Назибя Сафина
Мар
5
Чт
Хамит Латыпов
Рустем Акъегет
Мар
10
Вт
Фоат Садриев
Мар
11
Ср
Индус Сирматов