В апреле 2026 года исполняется 140 лет со дня рождения выдающегося татарского поэта, литературного критика и публициста Габдуллы Тукая (1886–1913).
Его творчество, благодаря переводам, широко известно. Большая часть поэтических произведений Г. Тукая переведена на русский язык известными поэтами и переводчиками А. Ахматовой, А. Тарковским, В. Тушновой, С. Липкиным, Р. Мораном, Р. Бухараевым и др. Вместе с тем, отдельные поэтические произведения поэта остаются всё ещё непереведёнными. Не переведено и большинство публицистических и критических статей Г. Тукая, что формирует у российского читателя представление о нём исключительно как о поэте, в то время как Габдулла Тукай был и талантливым публицистом, критиком, автором многочисленных статей, опубликованных в татарской периодической печати начала ХХ века.
Готовясь к юбилейному году, Союз писателей Татарстана и «Казанский альманах» объявляют конкурс переводов не известных на русском языке произведений Габдуллы Тукая. Цель конкурса – дальнейшая популяризация творчества великого татарского поэта, выявление талантов в области художественного перевода. В Институте языка, литературы и искусств им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан начата работа по подготовке полного собрания сочинений Г. Тукая на русском языке. Победители конкурса получат возможность принять участие в этом проекте со своими переводами.
Конкурс проводится в двух номинациях:
– перевод поэзии;
– перевод публицистики.
Даём тексты трёх конкурсных стихотворений (в первоначальном и современном видах) с подстрочниками и оригинал статьи на татарском языке без подстрочника, поскольку в прозе подстрочник – это почти художественный перевод.
Алла гыйшкына
Өлфәт илә без дә итик өлфәт Алла гыйшкына;
Тәрк улынсын кибре, газбе көлфәт Алла гыйшкына.
Тәэлиф улынсын колүбе милләт Алла гыйшкына;
Дәрулынсын иске гыйлләт, зилләт Алла гыйшкына.
Бу юла һиммәт итик, и өммәт, Алла гыйшкына;
Бөйлә һиммәт безгә җөмлә сөннәт Алла гыйшкына.
Измәсен безне җәһаләт бөйлә Алла гыйшкына;
Чарасын яз, йә шифаһән сөйлә Алла гыйшкына.
Улмасын гыйльмә тәгассыб пәрдә Алла гыйшкына;
Җанланыйк, баш кузгатыйк һәр йирдә Алла гыйшкына.
Тәрке өлфәт илә милләт кәлде ушбу халә кем,—
Гыйбрәт, и өммәт Мөхәммәд! Гыйбрәт Алла гыйшкына.
Без дә инсан, без дә итик гайрәт Алла гыйшкына;
Калдырыйк бу галәми дәр хәйрәт Алла гыйшкына.
Милләти тәрфига күңлем ашыгадыр, ашкына;
Итмәсен пәрваз күңелем, бастырып куй таш кына.
Лязем улды безгә билне бугмак Алла гыйшкына;
Мәгърифәтме йә һөнәрме? — тугъмак Алла гыйшкына.
Бар һөнәремезгә канигъ улмыйк Алла гыйшкына,
Тәңренең лотфына манигъ улмыйк Алла гыйшкына.
Хәзерге әдәби телдә:
Алла гыйшкы хакына
Без дә бер кешедәй дус булыйк, Алла гыйшкы хакына;
Эрелек, төче теллелекне ташлыйк, Алла гыйшкы хакына.
Милләтнең күңелен аңа юнәлсен, Алла гыйшкы хакына;
Иске чир, түбәнлек юк булсын Алла гыйшкы хакына.
Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Алла гыйшкы хакына;
Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә, Алла гыйшкы хакына.
Болай итеп наданлык безне измәсен, Алла гыйшкы хакына;
Чарасын яз яки телдән сөйлә, Алла гыйшкы хакына.
Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын Алла гыйшкы хакына;
Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә Алла гыйшкы хакына.
Дуслык булмау сәбәпле, милләт шушы хәлгә килде, —
Гыйбрәт ал, и Мөхәммәт өммәте! Алла гыйшкы хакына.
Без дә кеше ич, итик гайрәт Алла гыйшкы хакына;
Бу дөньяны хәйран калдырыйк Алла гыйшкы хакына.
Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашкына;
Китмәсен күңелем очып, бастырып куй таш кына.
Тиеш булды безгә билне буу Алла гыйшкы хакына;
Мәгърифәт, һөнәр туамы? — бар да Алла гыйшкы хакына.
Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк Алла гыйшкы хакына;
Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик Алла гыйшкы хакына.
Подстрочный перевод:
Ради любви Аллаха
Давайте будем жить дружно, ради любви Аллаха;
Давайте отбросим чванство и лесть, ради любви Аллаха.
Пусть к этому стремится сердце нации, ради любви Аллаха;
Пусть уйдут старые болезни и низкие дела, ради любви Аллаха.
Устремимся к этой дороге, о единоверцы, ради любви Аллаха;
Пусть эти стремления, старания станут привычными для нас, ради любви Аллаха.
Пусть не гнетёт нас невежество, ради любви Аллаха;
Пиши и говори, как избавится от этого гнёта, ради любви Аллаха.
Пусть упрямство не станет преградой на пути к знанию, ради любви Аллаха;
Давайте повсеместно, воодушевляясь, начнём движение вперёд, ради любви Аллаха.
Из-за того, что мы не были дружны, нация пришла к такому состоянию;
Пусть это будет тебе уроком, о умма Мухаммеда, ради любви Аллаха.
Мы тоже ведь люди, проявим отвагу, ради любви Аллаха;
Пусть изумится весь мир, ради любви Аллаха.
Душа моя горит желанием возвеличивать нацию;
Чтобы душа моя не улетела, придави камнем.
Подобает нам затянуть потуже ремни, ради любви Аллаха;
Если родится просвещение, искусство – всё это ради любви Аллаха.
Не будем довольствоваться нашими умениями, ради любви Аллаха;
Не будем противиться милости Бога, ради любви Аллаха.
(1905)
Кем ул?
Кем ул бу милләти тәрфиг идән кәс?
Кем ул телләндерән һәм вирдерән сәс?
Бәһаимдән бези тәфрикъ идән кем?
Төбендән вәхшәти тәхриф идән кем?
Бези дошманлара тәгъриф идән кем?
Бу гамькин милләти тәфрих идән кем?
Караңгыда идек, аттырды «Таң» кем?
Бези бер көлдерән, бер аглатан кем?
Кәчән көнләрне уйга алдыран кем?
Вә бер дә «Инкыйраз»ы аңдыран кем?
Әҗаниб дикъкатене җәлбидән кем?
«Татар» ләфзын «тотар»а кальбидән кем?
Беземчөн зәхмәтен там әйләйән кем?
Соңындан рәхмәтен гам әйләйән кем?
Хәзерге әдәби телдә:
Кем ул?
Кем ул бу милләтне күтәргән кеше?
Кем ул аңа тел биреп, тавышын яңгыраттырган кеше?
Безгә хайван түгеллегебезне күрсәткән кем?
Вәхшәтне төбеннән бозган кем?
Дошманнарыбызга кемлегебезне күрсәткән кем?
Бу моңлы милләтне шатландырган кем?
Караңгыда идек, «Таң»ны аттырган кем?
Безне бер көлдереп, бер елаткан кем?
Узган көннәребезне уйлаткан кем?
Һәм «Инкыйраз»ны исебезгә төшергән кем?
Тирә-яктагыларның игътибарын җәлеп иткән кем?
«Татар» сүзен «тоткар»га әйләндергән кем?
Безнең өчен бөтен зәхмәтне үзенә алган кем?
Соңыннан рәхмәтен уртак иткән кем?
Подстрочный перевод:
Кто он?
Кто он, возвысивший эту нацию?
Кто он, открывший ей уста, даровавший голос?
Кто показал нам, что мы не животные?
Кто на корню оторвал нас от варварства?
Кто открыл нашим недругам, кто мы такие?
Кто обрадовал эту печальную нацию?
Мы были во тьме. Кто зажёг нам «Зарю»1?
Кто заставлял нас то смеяться, то плакать?
Кто заставил нас задуматься о прошлом?
И кто напомнил нам об «Исчезновении»2?
Кто привлёк к нам внимание соседей?
Кто слово «татары» сделал «препятствием»3
Кто все страдания принял за нас на себя?4
Кто в конце разделил (сделал общим) благословение
(1907)
Стихотворение впервые опубликовано в журнале «Ал-гаср ал-джадид» («Новый век») 25 мая 1907 года (№ 5).
Стихотворение посвящено писателю, общественному и политическому деятелю Гаязу Исхаки (1878–1954).
____________________
1Имеется в виду газета «Таң йолдызы» («Утренняя заря»), издававшаяся в Казани с 18 мая по 16 ноября 1906 года (всего вышло 65 номеров). Издатели – Г. Путиляков и Ф. Туктаров, редактор – С. Рамиев. Г. Исхаки принимал самое деятельное участие в создании газеты, был её фактическим редактором.
2 Повесть Г. Исхаки «Исчезновение через двести лет»», в которой писатель раскрывает причины кризиса современного ему татарского общества и предрекает исчезновение татар как нации.
3Отсылка к роману Г. Исхаки «Исчезновение через двести лет», в котором проводится мысль о том, что этноним «татары» отстаивали далекие от народа мурзы (поэтический эффект этой строки достигается за счет созвучия двух слов: «татар» – татары и «тотар» – препятствие).
4 В 1905–1907 годы Г. Г. Исхаки принимал активное участие в национальном движении, являлся лидером нелегальной политической организации татарской молодёжи в Казани «Хөррият» («Свобода»), организации татарских эсеров «Тангисты»; представлял молодых татарских радикалов на съездах партии российских мусульман «Иттифак ал-муслимин». За революционную деятельность, антиправительственные выступления подвергался арестам, сидел в тюрьмах городов Чистополь, Казань, Москва, Санкт-Петербург, находился в ссылке в Архангельской губернии.
«Йолдыз»дан да курка
Кайдадыр йөгрә иде кырлар буенча бер куян —
Дүрт аяклы һам канатлы дошманыннан куркудан.
Шактый җир киткәч, бераздан тугъры килде бер суга:
Калтырый бәбкәм минем — һәр әгъзасы бер куркуда.
— Инде нишлим? — дип, куян торганда гакълыннан шашып,
Төштеләр ярдан суга барлык бакалар: «шып та шып!»
Мескинем күргәч бу хәлне, аз гына артты көче;
— Мин куяннан да җиһанда бар икән, дип, куркучы!
*
Аулыма кайтышта мин бер чит авылга туктадым;
Төн иде, кердем дә шунда бер агайда йокладым.
Күз йомалмый тщн буе төрле исәп, уйлар белән,
Иртә торганга агаем, мин дә тордым таң белән.
Тиз генә чәйне эчеп, бакмый җиленә, даулына,
Юлга чыкмакчы буламын, тиз җитим, дип, аулыма.
Мин кичә кич монда чәчкән барча әйберне җыеп,
Инде китмәкче булам, тышкы киемнәрне киеп.
Шул вакыт күрдем: агай, сумкамны рөхсәтсез ачып,
Нәрсәдер шунда сала тиз-тиз генә, миннән качып.
— Нишлисең, абзый? — дидем. Шунда агаем аптырый;
Куркынып киткән төсе, куллар да дер-дер калтырый.
— Мин, — ди, — салдым сумкаңа, йортымда калган, — ди, — «гәҗит»,
Мин түгел, — ди, — абзарауный һәм түгелмен, — ди, — җәдид.
Алмадым мин ул гәзитне, калганын да бик беләм,
Бу бака, хәтта ки, «Йолдыз»дан да курка дип көләм!
Подстрочный перевод:
Боится даже «Звезды»*
Где-то по полю бежал заяц,
Скрываясь от хищных зверей и птиц.
Пробежав много верст, вышел он вскоре к озеру.
Дрожит мой бедняжка, трепещет от страха всё его тело.
Стоя, обезумев от страха и не зная, как быть дальше,
Он увидел, как попрыгали с берега в озеро все лягушки.
Чуть приободрился заяц, увидев это:
«Есть, оказывается, в мире те, кто трусливее меня!»
*
По пути в свою деревню я остановился в одном из сёл.
Было уже поздно. Я устроился на ночлег у одного крестьянина.
Не сомкнул я ночью глаз от разных дум.
Крестьянин встал спозаранку, и я вместе с ним.
Наскоро попив чаю, невзирая на ветер и пургу,
Я засобирался в дорогу, желая поскорее добраться до деревни.
Собрав свой дорожный скарб,
Надев верхнюю одежду, я собрался было уже выехать.
В тот миг я увидел, как крестьянин, не спросясь, открыл мою сумку
И что-то украдкой стал засовывать туда.
«Что ты делаешь, абзый?», – спросил я. Смутился агай,
Стоит с испуганным видом, с трясущимися руками.
«Я в твою сумку, – говорит он, – положил оставленную у меня газету.
Я сам не образованный и не джадид».
Не взял я эту газету, очень хорошо знаю и то, что осталось,
Со смехом говорю я: «Эта лягушка боится даже “Звезды”!»
(1912)
Впервые опубликовано в книге стихов Г. Тукая «Җан азыклары» («Духовная пища», 1912).
(Подстрочный перевод Марселя Ибрагимова)
_____________________________
*«Йолдыз» («Звезда») – общественно-политическая газета, издававшаяся в 1906–1918 годах в Казани. Издатель и редактор – А. Максуди, секретарь – Г. Камал.
Юбилей мөнәсәбәте белән
Кичә минем өчен төн үткәрү әллә ничек, милләтемезнең җансыз тормышы кеби, күңелсез вә эчпошыргыч булды. Исемә төште ки, шундый чакта бераз көйләсәм, шыңгырдасам, күңелем ачыла торган иде.
Бәс, мин, яңа теле чыга торган баланың аңлашылмас такмагы кеби, вәзенсез1-нисез бер бәет такмакларга керештем. Бәет кечкенә чакта укыган бер кадим китабыннан иде бугай. Бәетнең мәфһүмендә2 дөньяда тигезлек юклыгы вә кешеләрнең мөхтәлиф3 хәлләрдә булуы сөйләнгән. Фәкать сәтырлар4 тәртибе һәм вәзен тугърылыгы минем хәтердән чыккан. Шунлыктан телемә килгәнчә генә җырладым.
Бу дөнья һич тигез түгел,
Адәмнәр дә игез булмый;
Ходай шулай яраткач шул,
Берәү башы сигез түгел.
Кеми галим, кеми җаһил5,
Кеми надан, кеми «гыйлем»;
Күрше килене чибәр хатын,
Күрексез лә безнең килен.
Кеми дәүләт ияседер,
Яшел хөллә кияседер;
Әнә ул ат көтүләре —
Фәлән байның биясе бит.
Кеми динсез, кеми динле,
Кеми мәсҗед сарый килми;
Кеми салих, кеми фасикъ,
Кеми приют, кеми кызлар гимназиясе сала —
Ходай тигез яратмаган!
(Чү, теге якта тыңлап яткан әби, шигыремнән әсәрләнеп, үкереп җылый…).
Бу минем төнлә эч пошу саташуы белән сөйләнгән шигырьләремнән көлмәсләр дип беләм, чөнки көтепханәләр шүрлегендә моннан да вәзенсез вә тозсыз шигырьләрне алып, минеке белән чагыштырырлар, бәлки. Шул вакыт, әлбәттә, минем бу бәетләрнең кадере беленер.
Шулай инде, дөньяның, мәсәлән, кошларыннан вә хәшәрәтеннән генә дә акыллы кешегә гыйбрәт алырга мөмкин. Аларда да тигезлек юк. Мәсәлән: черки дә оча, чыпчык та оча. (Күгәрчен дә оча, чәүкә дә оча. Карга да оча, козгын да оча.) Шулар белән бергә, бөтен кошлар ханы булган каракош — орел да оча. Ләкин һәрберсе үз канаты куәтенчә.
Инсаннарның дөньяда торган чактагы таләпләре дә, күңелләрендәге теләкләре дә шул кошларның очышына охшыйдыр.
Мәсәлән, Наполеон таләбе бар. Әнвәр бәк6 таләбе бар. Боларның таләбе мәгълүм: бөтен дөньяны үзләренә мөсәххәр итү7. Гади генерал вә забитлар8 таләбе бар; боларның таләбе дә яшерен түгел: үзләренә атакланган көллиятле мәгашне кулдан җибәрмәү илә бәрабәр, хәрби шаннарын саклау һәм ватан угърында күреләчәк читенлекне ничек булса да өстән төшерү, кирәк булса, утка да керү.
Бер миллионлы байның таләбе — акчасын ике миллионга җиткерү (йөз меңленеке ике-өч йөз меңгә мендерү). Инабәт9 белән эш итүченең таләбе ничек тә абруйдан төшмәү, ригайә10 күрү.
Приказчикның — байга ярау, авыл мужигының — җәй көне эшләгәч, кыш көне тук булып тору.
Түбән сыйныф эшченеке — бүген тук йоклап, иртәгә саулык-исәнлектән эшкә тору.
Каты җилләр исеп киткәндә, төрле зурлыктагы кошлар кунган төшләреннән очышып чыккан кеби вә һәрбере үзләренең очудагы икътидарларын11 күрсәткән төсле, милләтләр дә бертөрле гомуми эш чыгып, тәрәкъкый җилләре иссә, үзләренең таралышкан урыннарыннан чыгып, бер җиргә җыелалар, теге гомуми эш хакында милләтнең һәр фәрде12 үз фикерен сөйли. Теге кошларның очышы кеби, үзенең аңы, икътидары вә голүе табигате13 ни дәрәҗәдә икәнен изһар кыйла. Шуннан аерым фәрдләр таныла вә бәһаләре куела, таләпләре аңлашыла.
Менә әле Казан мөселманнары, Романовлар юбилее кеби, инде тагы бер тәкрар ителмәс кеби олугъ тарихи вә ватани вакыйгадан истифадә итеп, падишаһ хәзрәтләреннән ни-нәрсә истирхам14 итәргә һәм, олугъ нәселнең исемен тәэбид15 итү белән бергә, милләткә дә файдасы тиярлек нинди мөәссәсә16 торгызуны сорау тугърысында сүз кузгаттылар.
Сүз кузгалып кына калмады, зур мәҗлесләр булды. Бу мәсьәләне мөзакәрә17 өчен бөтен шәһәр мөгътәбәраны18 җыелды. Хатиблар19 мөнбәргә чыкты, һәркем дәрәҗәи фикриясен күрсәтте. Әлхасыйль, монда черки дә очты, чебен дә, чыпчык та, «каргалар» да вә, ниһаять, орел да очты. Кемнең таләбе нәрсә вә голүе табигате ни дәрәҗә икәнлеген белдек.
Шулай белдек ки, мондагы бер сыйныф халык шушы вакыйгада, шушы, моннан соң колагымызны күрмәгән кеби күрмәячәгемез, 300 еллык падишаһ нәселе юбилее вакыйгасында приют сорамакчы булганнар иде. Җамали агайның Тегәрҗеп урамына бакалея кибете ачарга мәхәлли мәэмурлардан20 рөхсәт алуы кеби, һәрвакыт мәйданга килә ала торган приютны сорарга уйлаганнар иде.
Менә бу хәл инде черки очуы була. Бу хәл инде узган юбилейнең кыйммәтен корым тазартучының бриллиант тәкъдир итүе кеби аңлау була иде. Бу хәл инде милләтнең чын ихтыяҗына вакыйф булмау, бөтен авыл янганда, белмәмешкә салынып, чабата киндерәсе үрү була иде… Киребеткәнлек була, чебен очуы була иде.
Таләпсезлек вә түбән табигатьлелек була иде. Бәгъзеләре: «Яшьләргә барыбер гимназияне бирмәсләр!» — дигән булалар иде.
Ләкин яшьләр бу тарихи вакыйганың чын кадерен аңлау белән, милләтнең дә ихтыяҗын сизү белән, аларга Шекспирнең зур каһарманнарыннан берсе булган Гамлетның «Быть или не быть!» дигән сүзе белән генә җавапланганнар иде.
Күк капусы ачылганын күргән бер башкорт, вакыттан истифадәкыйлып, дога кыйлган:
— Йа Рабби! Иртәгә бер телем ак күмәч белән май ашасам иде!
Әнә ул приютчыларның да таләбе шул башкортныкыннан югары түгел инде.
Романов юбилее мөнәсәбәте белән, падишаһ хәзрәтләренә депутация барган, нәрсә истирхам итәләр: «Безнең Печән базарында хәерче кызлары күбәйде, шуларны бер йортка җыеп асрыйкмы? Аның янына бер мәдрәсә дә салып куябыз».
Әмма яшьләр, күк капусы ачылганда, зуррак дога кыйлмакчы булганнар иде. Кабул булмаса булмас.
Янә тәкрар итәмез: «Быть или не быть!»
________________________________
1Вәзен — шигырь үлчәме.
2Мәфһүм — мәгънә, эчтәлек.
3Мөхтәлиф — төрле-төрле.
4Сәтыр — юл (шигырьдә).
5Җаһил — надан.
6 Әнвәр-бәк – Әнвәр-паша (1881 – 1922) – төрек хәрби һәм сәяси эшлеклесе. «Яшь төрекләр» партиясе җитәкчеләреннән берсе.
7Мөсәххәр итү — буйсындыру.
8Забит — офицер.
9Инабәт — ышаныч.
10Ригайә — хөрмәт-ихтирам.
11Икътидар — көч, сәләт.
12Фәрде — аерым кешесе.
13 Голүе табигате1
14Истирхам итү — үтенеп сорау.
15Тәэбид итү — мәңгеләштерү.
16Мөәссәсә — учреждение.
17Мөзакәрә — киңәшү.
18Мөгътәбәран — игътибарлы, күренекле кешеләр.
19Хатиблар ораторлар.
20Мәхәлли мәэмур — җирле власть ияләре.
Статья была впервые опубликована в журнале «Ялт-Юлт» в 1913 году (№ 52) под псевдонимом «Шурале». Поводом к её написанию стала развернувшаяся в татарском обществе в канун празднования 300-летия династии Романовых дискуссия о том, с какой просьбой, направленной на решение нужд татарского народа, обратиться к властям. Духовенство и большая часть купечества ратовали за открытие приюта, в то время как представители татарской интеллигенции считали, что первоочерёдной задачей для татар является открытие женской гимназии.
Победители в конкурсе поэтических переводов стихотворений Г. Тукая будут награждены:
Первое место – диплом, 30 (тридцать) тыс. рублей;
Второе место – диплом, 20 (двадцать) тыс. рублей;
Третье место – диплом, 10 (десять) тыс. рублей.
Победители в конкурсе художественного перевода статьи Г. Тукая «Юбилей мөнәсәбәте белән» будут награждены:
Первое место – диплом, 30 (тридцать) тыс. рублей;
Второе место – диплом, 20 (двадцать) тыс. рублей;
Третье место – диплом, 10 (десять) тыс. рублей.
Безусловно, большой наградой для победителей будет и участие в полном собрании сочинений Габдуллы Тукая в качестве переводчиков.
В конкурсе переводов могут принимать участие все желающие.
Последний день подачи работ 12 февраля 2024 года.
Работы присылать по адресу: tatpen@mail.ru
В заявке следует указать ФИО, профессию (место работы), телефон, электронный адрес.
В состав жюри входят представители Союза писателей РТ, «Казанского альманаха», Татарского ПЕН-центра, ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ, Татарского книжного издательства.
Победители конкурса будут объявлены в следующем выпуске («Селенит», май, 2024) «Казанского альманаха».
Оргкомитет
Добавить комментарий